🍀БАЛАЛАРЫБЫЗ  ӨЧЕН БИК ЯХШЫ ДОГА --БисмиЛләәһир-Рахмәәнир- Рахиииим --Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. 🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, Синең гүзәл исемнәрең белән Синнән сорыйбыз, Сиңа ялварабыз безнең балаларыбызны, Кыямәткәчә була торган нәселебезне Үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал. Ике дөньяларын да хәерле кыл. Йә, РАББЫМ, аларга хәерле сәламәтлек, озын гомер бир, балаларыбызны Үзеңә гыйбадәт кылучылардан һәм Үзеңнең кушканнарыңны тыңлаучылардан ит. 🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, аларның иманын ныгыт, көчсезләренә көч һәм авыруларына шифа бир, hидәят юлларына күндер. РАББЫМ, аларның тәннәрен ныгыт, күрүләрен һәм ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбиялә. 🍀 АЛЛАhЫМ, Үзеңнең мәрхәмәтең белән балаларыбызны авырулардан, хаталардан, гөнаһлардан һәм адашып яман юлларга кереп китүләрдән сакла, аларны Үзеңә тугрылыклы итеп  тәрбиялә. 🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, балаларыбызны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп  тыңлый торган ит, әти-әниләренә  карата игелекле, изгелекле, шәфкатьле булсыннар, йә, РАББЫМ! 🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм нык иманлы итеп үстерергә  ярдәм ит. РАББЫМ, без үзебезнең нәселебезне тәрбияләүне Сиңа ышанып тапшырабыз. АЛЛАҺЫМ, Син Үзеңнең кодрәтең белән балаларыбызны төрле явыз чирләрдән чистарт һәм әхлаксызлыктан арала. Без аларны Сиңа тапшырабыз, йә, РАББЫМ, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла, Үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал! 🍀 Йә, АЛЛАҺЫМ,  безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да, сул яктан да, алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең  зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән ялварып-ялварып сорыйбыз! Гаиләбезне тату имин кыл! Бер беребезне санлап хөрмәт итеп, бер-беребезнең гамәл-гыйбәдәтләребезгә куанып-шатланып яши торган, хәерле гомер биреп, ике дөньяда бәхетле, сәламәт кылып, Кыямәткәчә нәселебез белән, әти-әниләребез белән югары ФИРДӘВЕС Җәннәтләрендә бергә җый. 🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз безнең  йөз аклыгыбыз һәм  күңел шатлыгыбыз  булса иде. Йә, РАББЫМ, аларның йөрәкләрен шундый итеп үзгәрт, балаларыбыз Сине яратучыларны  яратсыннар! Ике дөньяда да Үзеңнен сөекле, салих вә салиха колларыңнан әйлә.  🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, балаларыбызга   бу дөньяда да, ахирәттә дә кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Сине  яратырга һәм Синең  боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен! 🍀 Йә, АЛЛАҺЫМ, балаларыбызның  башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга  бәхет, тәүфик, һидәят һәм иман байлыгы, үзләрен тәэмин итәрлек, башкаларга да ярдәм итәрлек мал бир, кеше күзләренә карап тилмереп йөрүләрдән үзең сакла. Йә РАББЫМ, балаларыбызга чиста йөрәк, мәрхәмәт, шәфкать, алган белемнәре белән  башкаларга ярдәм итәргә әзер торучы  күркәм әхлак бир. 🍀Йә, РАББЫМ, балаларыбызны  түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шатлыкның шундыен бир, ул шатлык  безгә дә шатлык китерсен. Аларга шундый бәхет бир, ул бәхет безгә дә бәхет китерсен. Йә, АЛЛАҺЫМ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык,йомшак фигыль,тулы Иман, Ислам, Ихсан бир. 🍀Йә, АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз, оныкларыбыз, Кыямәткәчә нәселебез Кыямәт Көнендә безнең  дәлилләребез булсалар иде. Әәмиииин! Йәә Раббиль Галәмиииин!🤲🤲🤲 #догалыйорт

Теги других блогов: балалар иман әхлак